Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Россиядә бердәнбер булган фәнни-күңел ачу үзәге эшли башлады [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә “Саулык” паркында планетарий ачылды.

Купол рәвешендә төзелгән фәнни-күңел ачу комплексы танып-белүне, гыйлемнәрне арттырырга ярдәм итә. “КуполХолл” генераль директоры Роман Коломиец әйтүенчә, мондый объект ил буенча бишәү санала. Әмма Әлмәттәге кебек купол эчендә купол ясап төзелгәне беркайда да юк, ул Россиядә бердәнбер. Планетарий эчендә күк җисемнәре ясап, урнаштырылган, аларның һәрберсенә аңлатма язылган. Кинотеатр залы да үзгә, экран 360 градуслы. Монда фәнни фильмнар, мультфильмнар, визуаль шоулар күрсәтелә. Бүген “Свет” фәнни фильмы тәкъдим ителде. Балалар да, өлкәннәр дә мавыктыргыч сәяхәттә. Плентарий кичкә кадәр эшли. Аны ачу тантанасы кысаларында паркта балалар өчен мастер класслар, төрле уеннар оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса