Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә «Россия Кубогы» Бөтенроссия турниры узды

«Теннис-сити» спорт үзәге инде бишенче ел рәттән илебезнең иң көчле ракеткаларын үзендә кабул итте. Бу юлы нефтьчеләр башкаласына Россиянең 40 шәһәреннән 60 спортчы килде.

Легендага әверелгән рус теннисчысы, РФ Теннис федерациясе президенты, күптән түгел генә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешенү буенча Идел буе спорт академиясе профессоры да Шамил Тарпищев «Россия Кубогы» Бөтенроссия турнирының мәртәбәле кунагы булды. Ул муниципалитет җитәкчелеге һәм Әлмәт муниципаль районының Теннис федерациясе президенты, «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы Виктор Смыков озатуында башта кайбер объектларны һәм Әлмәт шәһәрен карап йөрде. Биредә соңгы тапкыр ун ел элек булган икән. Калабызның сизелерлек дәрәҗәдә уңай якка үзгәрүен билгеләп үтү белән беррәттән Шамил Тарпищев: «Сезнең шәһәрдә спортка зур игътибар бирелүен беләм, бу мактауга лаек. Ә менә теннисның ни дәрәҗәдә үстерелүен күреп хәйран калырлык», - дип соклануын белдерде.

Калабыз кунагы теннис буенча «Россия Кубогы-2013» Бөтенроссия турнирын ябу тантанасы вакытында район, «Татнефть» ААҖ һәм Теннис федерациясе җитәкчелеге адресына җылы рәхмәт сүзләрен ирештерде.

- Әлмәттәге кебек югары дәрәҗәдә оештырылган, идеаль турнирлар күбрәк булсын иде, - диде ул. - Идеяләр белән яшәвегез, ә идеяләрнең һәрвакыт билгеле бер нәтиҗәгә китерүе өчен ихлас күңелдән рәхмәтлемен. Әлмәттәге «Теннис-сити», Казан теннис академиясе кебек үк, республикада әлеге спорт төренең гомуми үсешен гәүдәләндерә. Әлмәттәге дусларыма зур рәхмәт, чөнки шәһәр җитәкчелегенең, бизнес һәм спортның берләшүе бик мөһим, бу - Россия өчен дә кирәкле гамәл.

Әлмәтнең «Теннис-сити» спорт комплексы җиде көн дәвамында илебезнең төп теннис мәйданчыгы булып торды. Киеренке, аяусыз көрәштә Россиянең иң яхшы спортчылары билгеләнде.

- Турнирда җанатарларның күп булуы куандыра, - диде Шамил Тарпищев, тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. - Белеп торыгыз, теннис ул файдалы шөгыль, чөнки бала тупка кагылган саен аның холык-табигате формалаша бара. Ә характер - ул яшәеш нигезе. Тенниста карьерасы төгәлләнгәннән соң югалып калган кеше сирәктер. Спортның бу төрендә балалар тәүге адымнарыннан ук үзләре өчен көрәшергә, нык торырга өйрәнәләр. Тормышта бу бик мөһим. Менә дигән чемпионнарыбызны, аларның ничек уйнаганнарын күргәнсездер. Бу сезнең өчен өлге һәм киләчәккә стимул булыр дип ышанып калам.

Л.Сәхапова, Л.Сибгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250