Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә профсоюзлар көне

Бүген Әлмәттә Профсоюзлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бүген Әлмәттә Профсоюзлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Профсоюз әһелләрен "Татнефть" компаниясенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин тәбрик итте. Әлмәтлеләрне котларга Республиканың Профсоюзлар федерациясеннән дә килгәннәр иде. Шулай ук "Татнефть" компаниясе  спартакиадасы җиңүчеләрен бүләкләү мизгеле дә булды. Профсоюз активистларына  дипломнар, грамоталар һәм  бүләкләр тапшырылды.

Нефтьчеләр мәйданы гөрли: күптөрле интерактив күңел ачу нокталары оештырылган, лотерея уйнатыла.  Биредә балалар һәм өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ача, сыйлана, җырлар тыңлый, уеннарда катнаша.

 

Бәйрәм Элвин Грей һәм аның музыкаль лейблы артистларының чыгышы белән дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса