Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә озын куллылар яши [+ФОТОЛАР]

Укучыларның язгы каникуллары да үтеп китте. Барыр, уйнар җир күп шәһәрдә алар өчен. Җитәкчелек төрле уен мәйданчыклары ясау җаен табып тора. Күрше-тирә районнар безгә кызыга, соклана, Әлмәткә килә. Ә үзебездә булганның кадерен белмиләр. Күңел әрни.

Әрнемәслек тә түгел. Бу мәйданчыкларга күпме хезмәт, күпме акча кертелгән. Узган ел Нефтьчеләр бәйрәмен һәм Шәһәр көнен билгеләп үткәндә искитәрлек мәйданчык куллануга тапшырылды. Шарлавыклы буаларда төзелгән балалар уен мәйданчыгына республикада да тиңнәр юк. Мәйданчыктагы барлык конструкцияләр Чехиядә махсус заказ буенча югары дәрәҗәдәге куркынычсызлык таләпләре буенча эшләнгән. 
Яраткан мәйданчык кыш көне дә буш тормады. Балалар һәм әти-әниләрне салкыннар куркытмады, таган һәм башка уен формалары янындагы кар йөзәрләгән кеше эзеннән эри, таптала барды. Эш көннәрендә дә, шимбә-якшәмбе дә Шарлавыклы буаларда балаларның тавышлары яңгырап тора. Кадерен генә белеп, буыннардан буыннарга калырлык итеп файдаланырга югыйсә. Юк шул. Әллә үзаң җитми, әллә тәрбия яисә кешеләрдә һаман да «Үзем тапкан мал түгел, кешенеке жәл түгел» карашы яшиме? Бу очракта кеше дигәне уртак йортыбыз Әлмәт килеп чыга түгелме соң?! 
– Без биредә янәшәдә генә яшибез. Кызларым гел мәйданчыкка барыйк дип кенә тора. Хәтта яшь ярымлыгы да Шарлавыклы буалар ягына күрсәтә. Шундый ял итү урыны ясауларына ихластан шатландык, – диде ике бала җитәкләгән Светлана ханым. – Вату-җимерүләренә йөрәк әрни. Монда өлкәннәрнең дә гаебе бардыр. Алар тимер-томырга тапшырырга урлашып йөрми икән. Ә балалар белән аңлату эшләре алып барырга кирәк. 
Эзләп йөрисе юк, балалар үзләре үк кайда ватылганнарын күрсәтеп йөри. Музыка зонасында бер бәргечне өзеп алып киткәннәр. Барабанның да берсе ярылган. Клавиш кубарылган. Бик матур кыңгыраучыклар да юкка чыккан. Малайлар бигрәк тә тарзанкадагы арканнарның булмавына кайгырды. 
Өлкәннәрнең дә яраткан урынына әверелгән бу мәйданчык. 
– Кечкенә балалар өчен булса да әзмәвердәй үсмерләр, яшьләр дә таганнарда атына, башкалары эченә керә, – дип зарланып алды Сания апа Камалетдинова. 
Һәрбер уен формасы янында аның ничә килограммга исәпләнгән булуы язылган алтакта эленгән. Зурраклар аңа игътибар итми, күрәсең. Нәтиҗәдә арканнар, таганнар түзми, өзелеп чыга. Мондый урыннар да бар мәйданчыкта. 
«Любимый Альметьевск» арт объекты мәйданчыкка үзе бер гүзәллек өстәп тора. Аны да жәлләп тормаганнар, теләсә нәрсә язып, сызгалап бетергәннәр. Хәтта берөзлексез өрдереп кабартылып торучы Нефтяшага – тиенгә кадәр кул сузарга тайчанмаганнар. Бу гамәлләрне аңлатырга сүз җитми...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса