Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә – Нефтьчеләр көне [+ФОТОЛАР]

Әлмәт көне буе бәйрәм итте. Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәменә төрле төбәкләрдән бихисап кунаклар килде. Быелгы тантана Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга 75 һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына багышланды.

Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президенты ярдәмчесе Кирилл Молодцов, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин да катнашты. 
Нефтьчеләр һәм Шәһәр көне Ленин мәйданы каршында кара алтын табучыларга багышлап сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китте. Күренеш башка еллардан үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. 

Кара алтын табучыларны Рөстәм Миңнеханов тәбрик итте. Ул аларның фидакарь хезмәтләренең икътисадның нигезе булып торуын искәртте. 75 ел дәвамында 3,3 миллиард тонна кара алтын табылган. Президент Әлмәтнең дә көннән-көн үзгәрә, яхшыра баруын билгеләп үтте. “Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов чыгышында киләчәктә дә социаль программаларның эшләячәген җиткерде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин республика һәм “Татнефть” җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде. 

Фидакарьләргә дәүләт һәм корпоратив бүләкләр тапшырылды. “Татнефть” компанияләре һәм бүлекчәләре хезмәт коллективлары парады да матур күренеш булды. Нефть һәм газ сәнәгатендә эшләүче техниканың элеккеге еллардан алып заманчаларына кадәргеләре күрсәтелде. Шулай ук компания карамагындагы уку йортлар студентлары, сәләтле балалар, ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, спортчылар, нефтьчеләр теләктәшлеге белән гамәлгә ашырылган “Яшел фитнес”, “Шәһәрдә мәдәни мохит” проектында катнашучылар да узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса