Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә - НЕФТЬЧЕЛӘР КӨНЕ

Бүген Әлмәт Нефтьчеләр көнен билгеләп үтә. Гадәттәгечә, зур, купшы бәйрәм белән.

Чаралар “Нефтяник” хоккейчылар әзерләү үзәген ачу тантанасы белән башланып китте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  та катнашты.

Заманча стандартларга туры китереп төзелгән үзәк нефтьчеләр ярдәме белән сафка кертелгән. Ул ике боз мәйданчыгын, спорт залларын, уңайлы чишенү, теоретик биремнәр башкару бүлмәләрен, ашханә һәм кунакханәне үз эченә ала.

Бәйрәмнең төп тантанасы шәһәрнең үзәк мәйданында кара алтын табучыларга багышлап сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Фидакарьләр дәүләт бүләкләренә лаек булды. Үзәк мәйдан буенча ретро техника, нефть тармагы техникасы, хезмәт коллективлары, социаль проектларда катнашучылар һәм башкалар үтте. Парадтан соң бәйрәм зур концерт белән дәвам итәчәк.

Парадтан соң бәйрәм  Гөлсирин Абдуллина, Азат Әбитов, Рәнис Габбасов, Г. Уразова һәм башка танылган җырчларның чыгышлары белән үрелеп барган зур концерт белән дәвам итәчәк.

Үзәк мәйданнан тыш, бәйрәм чараларын Гагарин урамында да бара. Биредә “Биеккә, болытларга таба!” дигән исем астында активлык зоналары эшли. Әлмәтлеләр  һәм шәһәр куналары мастер-классларда катнашып, күңелле тамаша карый ала. Алар хәтта Президентыбызның күңеленә хуш килде. Рөстәм Нургалиевич  биредә  барабанда уйнау серләренә төшенде.

“Татнефть” ААҖ компанияләре һәм бүлекчәләренең яшь хезмәткәрләре һөнәри осталык бәйгесендә көч сынашу өчен “Юбилейный” Спорт сарае территориясенә җыелды.  Быел бәйге 49 нчы тапкыр оештырылды.
Елдан ел ул популярлаша бара, катнашучылар масштабы киңәя.

Бүген дә әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары нефтьчеләрнең зур көч куеп, нинди авыр хезмәт башкаруларын, куәтле, заманча техникаларны буйсындыруларын күрде.

Быелгы ярышларның үзенчәлеге - яңа өч номинация барлыкка килү. Ягъни бу елдан башлап бәйгедә пешекчеләр, экологлар һәм шәфкать шуташлары да катнаша.

"Алнас" стадионы каршындагы мәйданчыкта хатын-кызлар эшләпәләре бәйгесе узды.

Кич белән "Нефтьче" мәйданында "Мураками" һәм "Чайф" төркемнәре, Евгений Маргулис һәм Гарик Суриков  чыгыш ясачак.

Бәйрәм салют белән тәмамланачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса