Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә күпфатирлы йортларны межалау дәвам итә

Йортыңның капиталь төзекләндерелүен телисең икән, бина астындагы, тирәсендәге җирләрне кадастр исәбенә кую хәстәрен күр икән.

Күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү программасының хәзер таләбе шундый катгый. Идарәче компанияләр, межалаучы оешмалар вәкилләрен һәм йортлардагы җаваплыларны Яшьләр үзәгенә шуны аңлатырга җыйдылар да.

Әлмәт районында 983 күпфатирлы йорт исәпләнә, шуның 556 сының кадастр паспорты юк. Межалауга керешкән кадастр инженерлары (моның белән җирлектә 6 оешма шөгыльләнә) документ рәсмиләштергәндә кайбер проблемаларга тап булган. Шуларның иң мөһиме - гомуми йорт җыелышы беркетмәсе булмау.

Межалау - җир участогының чикләрен билгеләү ул. Ә бу - кадастр исәбенә кую өчен алшарт. Межалау мәсьәләсен йорттагы милек ияләренең гомуми җыелышы хәл итә. Эшкә керешү өчен аларның яртысының ризалык бирүе зарури. Монда шулай ук бинада урнашкан кибет, кафе, оешмалар хуҗалары да катнашырга тиеш. Торак турындагы законнарда шулай билгеләнгән.

- Бер генә йортның кадастр паспорты булмаса да район капиталь төзекләндерү программасы буенча акча алалмаячак, - дип кисәтте йорттагы өлкәннәрне һәм идарәче компания җитәкчеләрен башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров.

Межалау халык өчен түләүсез. Ул җирле үзидарә органнары хисабына уздырыла. Дәүләт кадастры исәбенә куелу белән җир участогы милек ияләре карамагына күчә. Димәк, биредә башкарылачак эшләр: төзекләндерү, ниндидер төзелеш, вакытлы корылмалар торгызу алар белән килештерелергә тиеш. Киләчәктә бу кишәрлеккә салым кертелсә, ул һәр милек иясенә тигез өлешләп бүленәчәк.

Йортта яшәүчеләрнең сораулары күп: җир кишәрлеге чикләре ничек билгеләнә, ул кемнәр белән килештерелергә тиеш, гомуми кулланылыштагы җирләр дә исәпкә алынамы? Кадастр инженерлары билгеләп үткәнчә, Торак кодексы нигезендә аңа бина астындагы җир һәм билгеле йортта яшәүчеләр файдалана торган балалар мәйданчыгы, яшел зона, кер элү урыннары, парковкалар керә. Читләр дә файдалана торган ишегалды юллары бу исемлектә юк.

Очрашуда әйтелгәнчә, һәр йортка караган җир кишәрлекләре формалаштырылган инде, хәзер аның чикләрен тәгаенләү бара. Урынлы гамәл. Рияз Комаров сүзләренчә, шәһәрдә 3 йорт урнашкан җирнең берсенә генә рәсмиләштерелү очраклары бар. Шуңа күрә кадастр паспорты булмаган һәр йортта яшәүчеләр гомуми җыелыш уздырып, межалау турында килешергә һәм милек ияләре исеменнән эш йөртү өчен бер җаваплы кеше сайларга тиеш.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250