Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә хезмәтне саклау буенча семинар узды

22 ноябрь көнне эш урыннарындагы имгәнүләрне булдырмау һәм хезмәт шартларын яхшырту максатынннан чыгып Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре Әлмәттә “Хезмәтне саклау идарәсе системасы” семинары оештырылды.

Биредә Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгының бүлек башлыгы Алла Курзенева, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов,  Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насертдинов һәм башкалар катнашты.

Семинарда хезмәтне саклау белән идарә итү системасының төп элементлары һәм хезмәткәрләрне индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин итүнең яңа таләпләре турында фикер алыштылар. Семинар кысаларында  заманча шәхси саклану чараларыннан торган күргәзмә дә оештырылган иде.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса