Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә кеше йөзләрен тану системасы 6 кешене ачыклаган

Камера кешенең йөзен ярты секунд эчендә танып алуга сәләтле.

Әлмәттә 2018 елның февраль аеннан гамәлгә кертелгән кеше йөзләрен тану системасы 6 кешене ачыкларга ярдәм иткән. NtechLab технологиясе башкалардан үзенең югары төгәллеге һәм дөньяда аналоглары булмавы белән аерылып тора. Камера кешенең йөзен ярты секунд эчендә танып алуга сәләтле.  Система 20 камерадан гыйбарәт. Әлеге күзәтү камераларалы шәһәрнең  халык күп йөри торган җәмәгать урыннарында урнаштырылган.

Система объектның кайсы юнәлештә хәрәкәт итүен күзәтә, аның реаль урынын һәм хәттә эмоциональ хәләтен дә билгели ала. Бүгенге көндә бу системага Әлмәт районы полиция бүлеге тарафыннан эзләнә торган 42 кеше турында мәгълүмат кертелгән.  Хәзергә система тест режимында эшли.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса