Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә катнаш никахлар саны арта

Гаиләдә бала туудан да зуррак шатлык бар микән? Әлмәттә узган ел барлыгы 3162 нарасый якты дөньяга аваз салган. 60 еллык юбилеен каршылаучы шәһәребездә елдан-ел халык саны арта.

Шунысын әйтергә кирәк, кала тарихында иң күп туучылар теркәлгән чор 1960 елга туры килә - барлыгы 5025 нәни.
Игезәк балалар рекорд куйган
Игезәк балалар саны буенча исә 2012 ел тарихка кереп калачак, алар 32 гә җиткән. 2011 елда 13 игезәк туган булган. Икенче һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы гаиләләр дә арткан. Моны максатчан дәүләт программаларының уңышлы гамәлгә ашырылуы белән дә бәйләргә кирәктер, мөгаен. Узган ел туган балаларның 1407 се гаиләдә беренче булса, 1304 е - икенче, 343 е - өченче, 108 е - дүртенче һәм аннан соңгы нәниләр.
Әти-әниләрнең яшьләренә килгәндә, бездә иң яшь әни 15тә, иң яшь әти 18дә исәпләнә. Иң өлкәннәренә 48 һәм 54 яшь.
Кәбисә елы куркыткан
Кәбисә елы узган ел яшьләрне бераз куркыткан икән. Ни дисәк тә, андый елда өйләнешсәң, аерылышу ихтималы зур дип билгеләнә. Шулай ук декабрь аендагы "ахырзаман" да үз ролен уйнаган. Саннар телендә сөйләшсәк, 2011 ел белән чагыштырганда узган ел өйләнешүчеләр 284 парга азрак булган - 1726 никах теркәлгән. Чит ил гражданнары белән никахлашу 10га арткан (Татарстан буенча да бу юнәлештә 7 % үсеш күзәтелә). Сүз уңаеннан, аларның гаиләләрендә 118 сабый туган.
Халык теленә кергән "Кәбисә елыннан соң бәхетле ел килә" дигән гыйбарәгә ышансак, быел туйлар гөрләр, иншалла. Шулай ук аерылышучылар да азрак булыр дип өметләнәсе килә. Шөкер, соңгы өч елда бу адымга баручыларның кимүе күзәтелә. 2011 елда 853 гаилә таркалса, үткән ел 808 е аерылышкан. Республика буенча, киресенчә, әлеге актлар 4,8 % ка арткан. Элеккечә үк гаилә таркатучыларның күпчелеге яшьләргә туры килә. 1-5 ел яшәп тә үзара аңлашу таба алмаучылар, кызыксынулары төрле-төрле булганнар аерылыша икән. Аннан соң, гаилә коручылар да елдан-ел "яшәрә" бит. 16 яшьтә кияүгә чыккан, 17 яшьтә өйләнгән егет (2012 ел саннары) тормыш арбасын сабырлыгы җитеп тарта аламы соң? Мәхәббәтнең күзләрен сукырайтучы дөнья мәшәкатьләре яшьләрне, гадәттә, тиз "сындыра". Гаиләләрне саклап калуга Татарстан белгечләре хәзер үз өлешләрен кертмәкче: Хокук белемнәре мәктәбе кысаларында югары һәм урта-махсус уку йортлары белән берлектә республикада "Гаилә тормышы нигезләре" курслары уздыру традициягә әверелмәкче. Әлмәттә АГИМС базасында декабрь аенда ук тәүге дәрес укытылган икән.
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250