Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә капиталь ремонттан соң йорт ачылды

Бүген Тимирязев урамы, 67 нче йортта яшәүчеләр өчен чын мәгънәсендә бәйрәм булды.

Аларның йортларында капиталь ремонт эшләре, ниһаять, тәмамланды. Бу уңайдан биредә тантаналы чара оештырылган иде.

Ремонтны “Строй Комплект” подряд оешмасы башкарып чыга. Оешма тарафыннан йортның фасады җылытыла, түбәсенә ремонт ясала  һәм электромонтаж эшләре дә үтәлә. Башкарылган эшләрнең күләме 6,84 млн сум тәшкил иткән. Ремонтлау нәтиҗәсендә 72 кешенең яшәү шартлары яхшыртыла.

Бу йортта яшәүчеләрнең шатлыкларын уртаклашырга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Линар Вәлиев та килгән иде.

Хуҗалар килгән кунакларны чәй табынына да дәштеләр. Һава торышы салкын булса да, алардан бөркелгән җылылык барысына да җитте.

Әлмәт районында соңгы 10 ел эчендә капиталь ремонтлау программалары  буенча 478 торак йортка ремонт ясалган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса