Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә ике балалар бакчасы ачылды

Бүген нефтьчеләр башкаласында тантаналы рәвештә Тынычлык урамында урнашкан яңа "Умка" балалар бакчасы ачылды.

Чарада Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм район башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.

Мәртәбәле кунаклар шулай ук "Жар-птица" бакчасында да булды. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү оешмалары "Демография" милли проекты ярдәмендә сафка кертелде. Аларның һәрберсе 220 шәр урынга исәпләнгән.

Биредә шулай ук яшь ярымнан алып өч яшькәчә балалар өчен ясле төркемнәре бар.

Бу хакта тулырак газетабызның  киләсе санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса