Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә - "Игелекле Сабантуй"

Бүген Татарстан нефтенә 60 еллыгы исемендәге шәһәр мәдәният һәм ял паркында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен “Игелекле Сабантуй” бәйрәме узды. 


Социаль яклау идарәсе тарафыннан оештырылган әлеге күркәм бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде. 


Бәйрәм сәбәпчеләренә район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, мәчет-мәхәллә вәкилләре, башка дәрәҗәле кунаклар изге теләкләрен җиткерде. Җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 


Тантаналы өлештән тыш, балалар өчен уен мәйданчыклары да эшләде. Бәйрәм шәһәр үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барды.

 Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса