Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә – Җиңү бәйрәме [+ФОТОЛАР]

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы быел да Ленин мәйданында бәйрәм ителде. 7 мең кешелек трибуна шыплап тулган, хәтта юл кырыйларында да атларга урын юк иде. Әлмәтлеләр 9 Майны әнә шулай бердәм булып чыгып бәйрәм итте. Бәйрәм барышы зур экранда трансляцияләнде. Мәскәүдәге парадка да әлеге экран аша тоташып, Россия Президентының котлавын да күрдек.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин тантаналы митингны ачып, бүген изге көн булуын билгеләп үтте. Әлмәт районыннан фронтка 1941-45 елларда 18640 кеше киткән. Аларның 10131 енә генә кабат әйләнеп кайту насыйп булган. Никита Едокимов һәм Мотыйк Әхмәдуллин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, Михаил Алаев, Гәрәфетдин Сәләхетдинов һәм Корбан Тимергалиев Дан орденының барлык дәрәҗәләре белән бүләкләнә. Бүген сугышта катнашучылар бик аз калган - 74 кеше. 2 меңнән артык тыл хезмәтчәне, 4 балигь булмаган тоткын, 559 тол гомер кичерә. Район башлыгы һәркемне бәйрәм белән тәбрик итте. Татарстан Президенты указы белән быел 105 сугыш ветераны дәүләт бүләге белән бүләкләнгән. 
Тантанада Татарстан Президены каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов та катнашты. Ул ТР Президентының котлауларын ирештерде. Хәрби комиссар Ришат Сабиров РФ оборона министрының приказын укыганнан соң парад башланды. Мәйданга беренче булып Җиңү байрагын, Россия һәм Татарстан дәүләтләре әләмен күтәргән почетлы каравыл взводы аяк басты. Тантаналы марш астында укучылар, студентлар, хәрбиләр колонналары узды. Хәрби техника колоннасы да күркәм манзара булды. Театрлаштырылган күренеш безне сугыш чорларына алып кайтты. Концерт әнә шундый рухта барды. 
“Голос. Дети-3” проекты җиңүчесе Данил Плужников кичке концертта да чыгыш ясаячак. 
Гагарин урамы әле дә халык белән тулы. Биредә төрле урында концертлар бара, кул осталары үзләренең эшләнмәләрен алып чыккан. Сугыш чорын чагылдырган күренешләр дә күп иде. Солдат боткасын төрле урында тәкъдим итеп торалар. Олысы да, кечесе дә рәхәтләнде генә. Фотога төшмәгән бер кеше дә кеше калмагандыр бүген Гагарин урамында. 
Бу минутларда “Үлемсез полк” акциясе башланды. Кичке концерт 19 сәгатьтә башлана һәм 22 сәгатьтә салют көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса