Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә геройларны тәбрикләделәр [+ФОТОЛАР]

Бүген – Россия Геройлары көне. Тарихка күз салсак, 1917 елга кадәр ул Георгий кавалерларын хөрмәтләүгә багышланган, 2007 елдан башлап бу көнне илебездә Советлар Союзы, Россия Федерациясе, Дан ордены, Социалистик Хезмәт геройлары данлана. Әлмәт үзенең батырлары хөрмәтенә бихисап чаралар оештырды.

 Бүген Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында каһарманнар белән укучылар катнашында буыннар очрашуы үткәрелде. 
Бәйрәм парктагы Геройлар аллеясында инде арабызда булмаган хезмәт батырлары истәлегенә чәчәкләр салудан башланды. Аннан чара “Ассоль” кафесында дәвам итте. Хөрмәтле геройларыбызны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, “Татнефть” ААҖ кадрлар бүлеге җитәкчесе Рифдар Хәмәдьяров һәм башкалар тәбрик итте. Билгеләп үтелгәнчә, бүген Әлмәттә бер Россия Герое, дүрт Социалистик Хезмәт Герое, Хезмәт даны орденнарынң 3 кавалеры яши. Очрашуга кайберләре авыру сәбәпле килә алмаган. Арабыздан киткәннәрнең тол хатыннары да бәйрәм түрендә булды. Каһарманнарга бүләкләр тапшырылды, алар хөрмәтенә концерт күрсәтелде Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса