Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйрәм ителде [+ФОТОЛАР]

Бүген Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Әлеге күркәм бәйрәмне әлмәтлеләр, быел да зурлап билгеләп үтте.

Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы ул Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда узды. Әлмәтлеләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева котлады. Ул үрнәк гаиләләргә бүләкләр дә тапшырды. 51 ел тигезлектә, татулыкта гомер кичергән Ания һәм Госман Камаловлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаек булды. Алтын туй ияләре Антонина һәм Олег Алехиннар район башкарма комитетының Рәхмәт хаты һәм көнкүре;ш техникасы алуга сертификат белән бүләкләнде. Түргә 11 бала тәрбияләүче Лилия һәм Рөстәм Даишевлар да чакырылды. Лилия быел “Ел хатын-кызы” республика бәйгесендә “Хатын-кыз – ана” номинациясендә җиңү яулаган иде. Ике бала анасы Энҗе Дәминова да “Нечкәбил” бәйгесендә катнашты. Алар гаиләсенә дә бүләк тапшырылды. Загс идарәсе начальнигы Гүзәл Әмирова әйтүенчә, районда ел саен 1 меңнән артык гаилә корыла. Раилә һәм Руслан Фәсхетдиновлар гаиләсе 7 июльдә төзелгән. Алар быел теркәлгән парларның 500 енчесе. Быелгы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алар күңелендә мәңгегә сакланыр. Гүзәл Рәисовна беренче бала туу уңаеннан каралган 50 мең сум күләмендәге сертификатны Вероника Глумовага тапшырды. Илсөяр һәм Илнур Шәйдуллинар, Ризалина һәм Айрат Хаҗиевларга ана капиталы алуга сертификат бирелде. Үзешчәннәр иң матур чыгышларын бүләк итте. Биредә фотога төшү өчен байтак кына махсус зоналар да ясалган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса