Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә эшче һөнәрләрен сайлаучылар артты

«Татарстан киләчәге көллияте»ндә быел үзгәрешләр бар. Агымдагы елда бюджет урыннары арттырылган һәм I курска 175 студент кабул ителгән.

Аларны көллиятттә тантаналы шартларда каршы алдылар. «Алнас» заводы базасында ЧТПЗ төркеме һәм Әлмәт һөнәри көллияте белән Татарстан Республикасы хөкүмәте теләктәшлегендә 2013 елда гамәлгә куелган әлеге проект заманча производство таләпләренә җавап бирүче эшче кадрлар белән тәэмин итә. Быел хәтта бирегә укырга керергә теләүчеләр арасында бәйге булган. 300 кеше арасыннан 175 е генә «Татарстан киләчәге көллияте» студенты итеп сайланган. «Алнас» ҖЧҖ башкарма директоры Сергей Шунин проектның тагын да зуррак теләктәшлек тоя баруын билгеләп үтте. Узган ел яңа заманча уку-лаборатория комплексы ачылу, шуның кадәр бюджет урыны бирелү – моның бер мисалы. 
Тантанада «Римера» АҖнең «Будущее Белой металлургии» программасын тормышка ашыру буенча директоры Диана Матвеева да катнашты. Әлеге программа Уралда торба ясаучы заводларда инде 7 елдан артык эшли. Аларның кайбер алымнарын «Татарстан киләчәге көллияте»ндә дә эксперимент рәвешендә кулланырга тәкъдим итәләр. 
– Быелгы уку елын без «Сыйныф әтиләре» проекты белән башлап җибәрәбез. Әлеге эксперимент моннан 3 ел элек Первоуральск торба заводында старт алган иде, – диде Диана Матвеева. 

Һәр төркемгә «Алнас» заводыннан кураторлар, ягъни «Сыйныф әтиләре» беркетелә. Алар уку елы дәвамында студентлар белән янәшәдә булырга, бергә чаралар уздырырга, аңлатырга, төшендерергә тиешләр. 
Диана Матвеева армия хезмәте өчен Самарадагы хәрби часть белән килешү төзелүен дә искәртте. Студентларга шулай ук ЧТПЗ компаниясенең барлык предприятиеләрендә дә булу мөмкинлеге бирелә. Социаль ташламалар да дәвам итә. Кайдадыр үзең түләп производство практикасы узасың, көллият студенлары, киресенчә, бу чорда эш хаклары алачак. 
Быел ике яңа белгечлек – «Слесарь эшләре мастеры» һәм «Эретеп ябыштыру производствосы» да ачылган. Хәзер «Татарстан киләчәге көллияте» 7 белгечлек буенча квалификацияле эшчеләр әзерли. «Римера» АҖ персоналын укыту юнәлеше җитәкчесе Айрат Хафизов искәрткәнчә, WorldSkills стандартлары кысаларына һәр компетенция буенча атнасына ике тапкыр факультативлар үткәрелә. Һәр факультативка заводтан белгечләр беркетелгән. Әлеге бушлай факультативларга эшләүчеләр дә, 6-11 сыйныф укучылары да килә. I курс студентлары арасында быел кызларның да күплеге игътибарны җәлеп итте. Мисал өчен, Анастасия Федорова «Машина төзелеше технологиясе»н сайлаган. Ул биредә «токарь» квалификациясе дә алып чыгачак. Тантанадан соң студент билетлары тапшырылды һәм көллият, производство мәйданчыклары буенча экскурсия оештырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса