Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә дә Әлмәндәр бар [+ФОТОЛАР]

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Р.Төхфәтуллин исемендәге, «Тантана» республика театр премияләре һәм төрле фестивальләр лауреаты Камил Вәлиевнең таланты алдында Әлмәт тамашачылары гына түгел, башка төбәкләрнең театр сөючеләре дә баш ия.

75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган кичәгә дә зал тутырып килгәннәр һәм әллә кайлардан! 

Яраткан артистыбызның сәхнәдә тудырган образлары 200 дән артып китә. Һәм алар төп рольләр булсынмы, кечкенәме – барысы да тигез дәрәҗәдә тамашачылар күңеленә үтеп керерлек, аларны уйландырырга мәҗбүр итәрлек итеп башкарылган. Камил Вәлиев бүген дә сәхнәдә. Юбилей кичәсе Ярослава Пулиновичның режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан сәхнәләштерелгән «Син кайда идең?» драмасы белән башланып китте. Олпат артистыбыз биредә төп рольне уйный. Гомер көзендә мәхәббәтен очраткан Василий Игнатьевичның (Камил Вәлиев) күзләрендә әле дә гыйшык очкыны, серле караш. Ярты гасырдан артык сәхнә тоткан артист бүген дә мәхәббәтнең асылын оста ачып сала белә. 

Әлмәндәр ролен уйнарга туры килмәсә дә, аны Әлмәтнең Әлмәндәре диләр. Шундый ук мөлаем, йомшак күңелле, акыллы киңәшле, шук-шаян. Хәер, «Дүрт әби һәм Әхмәди»дәге ул башкарган Әхмәди бабай да ил карты. Камил Вәлиев тормышта да әнә шундый. Бу хакта аның сәхнәдәшләре, дуслары, тормыш иптәше, шулай ук театрыбызның якты йолдызы булган Татарстанның халык артисты Луиза Солтанова да даими әйтә. 
Театр легендасы – район башлыгы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунованың Камил Вәлиевкә бирелгән бу бәяләмәсе алкышларга күмелде. 

– Сезгә карап сокланмый мөмкин түгел. Энергиягез, осталыгыгыз ташып тора. Алда да күп рольләр башкарырга насыйп итсен, – дип район башлыгы исеменнән тәбрикләү сүзләрен ирештергән Роза Әфләтунова юбилярларга бүләкләр дә тапшырды. Бүләкнең дә нинди әле – Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале! Тагын озакка сузылган алкышлар. 

Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров имзалаган, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юллаган котлау телеграммалары да танылган артистыбызны белүләре, хөрмәтләүләре хакында сөйли. Әлмәт театры үсешенә зур өлеш керткән нефтьчеләребезнең изге теләкләрен «Татнефть» ААҖ профкомы рәисе урынбасары Эльмира Газизова һәм «Хәзинә» газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев җиткерде. 


– 200 дән артык образ – димәк, 200 дән артык сабыеңа үзеңнең җаныңның өлешен бирергә кирәк булган. Кайсы әти-әни моны булдыра алыр иде икән. Сезгә нефтьчеләр турындагы спектакльләрдә төп рольләрне уйнаганда кара алтын табучыларның туган яклары, табигатьләре өчен ничек борчылып яшәгәнлеген тамашачылар күңеленә үтеп керерлек итеп ихластан җиткерүегезгә аерым зур рәхмәт, – диде Илшат Миңгәрәев. 

Кабатланмас талант иясенә рәхмәт, котлау сүзләре озак дәвам итте. Республиканың барлык театрлары, туган ягы Башкортстаннан килүчеләр дә, гади тамашачылар да чәчәк бәйләмнәренә күмде Камил Вәлиевне. Хәтта үзләре дә олпат артистлардан саналган халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Раушания Юкачева да ерак араларны якын итеп, Әлмәтнең үзен режиссерлык өлкәсендә дә уңышлы сынаган киңкырлы талант иясенең иҗатына баш ияргә килгән. 



Ринат Таҗетдинов, Татарстанның халык артисты: 


– Камил Әлмәт театрының данын, исемен югары күтәрүче актер ул. Әлмәтнең Әлмәндәре дигән сүзләр белән килешәм. Чөнки ул искиткеч талантлы һәм бик тыйнак кеше. Аның белән ныклап торып сөйләшеп тора да алганым юк, үзе турында сүз чыкса, уңайсызланып тизрәк китү ягын карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса