Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә чемпионат башланды [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә WorldSkills стандарты буенча «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты башланды. Ул 8 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Татарстан киләчәге көллияте»нә «мехатроника» компетенциясе буенча көч сынашырга Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы урта махсус уку йортлары студентлары һәм предприятиеләрнең яшь эшчеләре, барлыгы 10 кеше җыелды. Чемпионатны ачу тантанасында аларга «Римера» компаниясе төркеме үсешен оештыру һәм персонал буенча директоры Олеся Романова, Әлмәт һөнәри көллияте директоры Артур Минәхмәтов уңышлар теләде. Тантанада 4-5 декабрьдә «Татарстан киләчәге көллияте»ндә узган WorldSkills Junior стандарты буенча «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатының «мехатроника» компетенциясдә җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды. 
Бүген бәйгедә катнашучылар система схемаларын җыячак. Иртәгә һәм 8 декабрьдә программа эшләү булачак. Җиңүчеләр киләсе елда Көньяк Сахалинда үтәчәк VI милли чемпионатка финалга юллама алачак. Әлмәттән «Татарстан киләчәге көллияте» студентлары Павел Кириллов һәм Ансель Фәрхетдинов, «Алнас» заводы яшь эшчеләр Шөхрәт Джураев һәм Руслан Афанасьев катнашалар. Якташларыбызга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса