Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә чаңгы федерациясе эшли башлады [+ФОТОЛАР]

Федерация беренче ярышларын оештырды. Әле генә Олимпия уеннары тәмамланды. Яшь чаңгычылар уңышлары белән нык сөендерде. Алар арасындагы татарстанлылар да дөньяның иң көчле спортчылары янында югалып калмады, хәтта призлы урыннар яуладылар. Бәлки әле киләчәктә алар арасында әлмәтлеләрне дә күрербез. Бүген бу юнәлештә районда җитди эш алып барыла.

Федерациянең беренче узышына чаңгы белән ныклап шөгыльләнгән мәктәпләр генә чакырылган иде. Ярышларны ачуда чаңгы федерациясе җитәкчесе Ренат Нугайбеков та катнашты. Ул Әлмәттә олимпия чемпионнарының тәрбияләнүен искә төшерде. 
– Чаңгы белән 1 мең кеше шөгыльләнгән чорлар да хәтердә. Кызганыч, бүген бу сан кимеде. Матди база да мактанырлык түгел. Тренерлар да җитми. Чаңгы спорты – ул популяр, файдалы төр. Ачык һавада, табигать кочагында йөрү һәркемне чыныктыра. Шуңа күрә федерация төзү карарына киленде. Төп максат – чаңгыга басучыларның санын арттыру, шартлар тудыру, тренерлар җәлеп итү, сыйфатлы сервис булдыру. Сәламәт булыгыз, спорт белән шөгыльләнүдән канәгатьләнү алыгыз. Без сезгә бу юнәлештә булышырбыз, – диде Ренат Нугайбеков. 
Программа үз эченә эстафетаны алган иде. 5, 6, 24, 25 нче мәктәп, 2 нче лицей, 1 нче гимназия укучылары 8 этапка бүленеп узышты. Кече яшьтәгеләр 300 метрга, зурраклар 1 мең метрга йөгерде. Укучыларның барлык көчләрен биреп, янып-көеп узышулары сокландырды. Хәтта җиңелү ачысыннан елаучылар да күзәтелде. Нәкъ олимпия уеннарындагы кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса