Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә бүген митинг оештырылды [+ФОТОЛАР]

Бүген – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Әлмәтлеләр быел да Хәтер мәйданына җыелды.

Митингта әлеге чор шаһитлары булганнар, укучылар, кадетлар, җәмәгатьчелек катнашты. Бүген шәһәрдә һәм районда сәяси репрессия корбаны булган 100 кеше гомер кичерә. Митингта чыгыш ясап, район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненең илебез тарихының фаҗига белән сугарылган битләрен хәтерләү булуын билгеләп үтте. 
- Безгә тарихның ачы сабакларын онытырга ярамый, алар беркайчан да кабатланмас өчен барысын да эшләргә кирәк, - дип яшьләргә мөрәҗәгать итте. 
Шәһәрдә сәяси репрессия корбаннары советы 1996 елда төзелә. Аның җитәкчесе Әнисә Гәрәева кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен шәһәр һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. 
Шомлы еллар шаһитларының саны елдан-ел кими бара. Алар бер минут тынлык белән искә алынды, ә һәйкәл кызыл канәферләргә күмелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса