Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә бүген бәйрәм [+ФОТОЛАР]

2 августта илебездә Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Быел әлеге гаскәрләрнең оешуына 88 ел тулды. Әлмәтнең курку белмәс элеккеге десантчылары бүген шәһәр паркындагы мемориаль үзәккә бәйрәм тантанасына җыелды.

Әлмәттә төрле елларда һава-десант гаскәрләрендә хезмәттә булган бер меңнән артык кеше яши. Аларның 32 се Әфганстанда, 34 е Төньяк Кавказда интерациональ бурычларын үтәгән. Араларында Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнүчеләр дә бар. Александр Супонинский Россия Герое исеменә лаек була. 
Һава-десант гаскәрләрен илнең элиталы гаскәрләре дип йөртәләр. Малайларның һәрберсе десантчы булырга хыялланадыр. Политехникумны тәмамлаган Антон Замятинның да иң зур теләге шул булган. Бүген ул бәйрәмдә зәңгәр беретлылар арасында. Физик яктан ныклыгы хыялын Костромадагы 33 нче парашют-десант гаскәрләрендә тормышка ашырырга ярдәм иткән. 
– Мин спорт белән кечкенәдән үк шөгыльләндем. Хәрби хезмәткә әзерлекле булып бардым. Шуңа күрә нормативларны үтәү җиңел бирелде. Десантчы булу өчен көчле, түзем булу гына җитми, мораль яктан да ныклык сорала. Парашюттан сикерер алдыннан куркып калучылар да булгалый, – диде ул. 
Десантчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов тәбрик итте. Билгеләп үтелгәнчә, бүген Әлмәтнең 25 егете ВДВда хезмәт итә. Марат Нилович ветеран десантчыларның үсеп килүче буынга үрнәк булуларын искәртеп, патриотик тәрбия эшенең дәвамле булуын теләде. Кызганыч, Бөек Ватан сугышы елларында дошманга каршы батырларча көрәшкән десантчылар бүген арада юк инде. Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов дәһшәтле елларның бу төр гаскәрләрнең никадәр көчле, кирәкле булуын күрсәтүен ассызыклады. 
Хәрби комиссариатның мобилизация бүлеге начальнигы Нәфис Гыйззәтуллин, «Боевое братство» җәмгыяте филиалы җитәкчесе Геннадий Денисов та теләкләрен ирештерде. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. 
Бәйрәмгә гаиләләре белән килүчеләр дә байтак иде. Хәтта нәни генә сабыйларына да тельняшкалар, зәңгәр береткалар кидерткәннәр. Рафис Гәрәев тә улы Әмир белән килгән. 
– Мин 1997-99 елларда ерак Көнчыгышта хезмәт иттем. Аннан 3 ел контракт буенча хезмәттә булдым. Десантчы булыр өчен теләк кенә җитми, ныклы сәламәтлек тә кирәк. Сәламәтлеккә үз-үзеңне чыныктырып кына ирешергә мөмкин, – диде ул. 
Әмир әтисе кебек көчле, кыю булырга теләвен әйтте. Әтиле-уллы спорт белән бергәләп шөгыльләнәләр икән. Димәк, әле десантчыларның саны киләчәктә дә кимемәячәк. 
– Мин 1994-96 елларда Ставропольдә 21 нче һава-десант бригадасында хезмәт иттем. Безнең гаскәрләрне элиталы дип белеп әйтәләр, анда эләгү өчен зур сынау, сайлау үтәргә кирәк. Чечняда интернациональ бурычны үтәргә туры килде. Әле дә хезмәттәшләр белән очрашып, хәбәрләшеп торабыз. Бүген иртәдән бирле илнең төрле почмакларыннан котлаулар килә. Бәйрәм уңаеннан Әлмәткә «Голубые береты» ансамблен чакыруларына бик шатландык. Концерт оештырганнары өчен зур рәхмәт, – диде Фаяз Мисбахов та. 
Бәйрәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса