Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә «Балкыш» фестивале бара [+ФОТОЛАР]

Бу минутларда нефтьчеләр башкаласында ветераннарның «Балкыш» республика фестиваленең зона туры бара.

«Нефтьче» Мәдәният сараена республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгенең 9 районыннан 600 гә якын кеше җыелды. Аларның һәрберсе үз төбәкләрендә иң матур җырлаучылар, биючеләр, нәфис сүз осталары. Өлкәннәр билгеләп үткәнчә, алар «Балкыш» фестивален көтеп алалар. 
Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова үзенең сәламләү чыгышында фидакарь, актив ветераннарга рәхмәтен җиткерде, фестивальнең озын гомерле булуын теләде. 
– Сез иң яхшылар, җәмгыятьнең каймагы. Фестиваль иң беренче чиратта сезнең тырышлык белән үткәрелә. Урында алып барылган эш өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт, – дип ветераннарның төбәк иҗтимагый оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков җылы сүзләрен ирештерде. 
Фестивальдә катнашучылар елның-елында арта бара икән. I фестивальдә анда 3,5 мең кеше катнашкан булган. Ә инде IV фестивальдә 12 меңнән артып киткән. Быел бу сан 20 меңгә җитәр дип көтелә. Хәтта башка төбәкләрдә яшәүчеләр катнашырга рөхсәт бирүләрен сорап мөрәҗәгать итәләр. Хәбир Иштирәков әйтүенчә, быел бу бәхет Пенза хорына елмаерга мөмкин. 
– Гала-концертка чыгу өчен зур конкуренция бара. Иләк нык вак. Бу аңлашыла да, сәхнәгә чыгу кешегә яшәү дәрте бирә. Ул биредә гомере буе җыйган эчке дөньясы хәзинәләрен ачып җибәрә, – диде жюри рәисе, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов, 
Талант картаймый. Фестивальдә иң олы катнашучы буларак Алабуганың 94 яшьлек ветераны теркәлгән. Быел Чаллыда 92 яшьлек ветеран биегән. Әлмәт хоры составында 85 яшьлек Лидия Зайцева да бар иде. 89 яшьлек Петр Потапов Баулы хоры белән чыгыш ясый. 
– Мин туганнан бирле җырлыйм. 30 ел инде Баулы хорына йөрим. Әлмәткә фестивальгә 3 нче тапкыр килдем. Бу безгә аралашу да, сәламәтлек тә. Җырлау үпкәләргә авыртырга бирми, сулышны киңәйтә, димәк, сәламәтлекне дә ныгыта, –ди ул. 
Бәйге әлмәтлеләр чыгышы белән башланды. Чынлап та, үз эченә 90 га якын өлкәнне алган катнаш хор искитәрлек. Һәр фестивальдә ул югары бәягә лаек була. 
– Казанда узган гала-концертның дүртесе дә сезнең хор чыгышы белән ачылган иде. Хәзер Әлмәтне уздырырга теләп хор төзүчеләр күзәтелә. Казан, мәсәлән, 145 кешелек хор оештырды, –диде Хәбир Иштирәков миңа. 
Фестиваль әле кичкә кадәр дәвам итәчәк. Башка төбәкләрдән килүчеләр бер-берсен алыштыра тора. Жюриның да Россиянең һәм Татарстанның атказанган артистларыннан, сәнгать эшлеклеләреннән торуын искәртәсе килә. Беренче гала-концерт Казанда 17 майда, икенчесе өлкәннәр ункөнлегендә Казанда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса