Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә «Арт-Сабантуй» эшли башлады [+ФОТОЛАР]

Кичә «Арт-Сабантуй» күргәзмә-бәйгесе башланды.

Әлмәттә «Арт-Сабантуй» күргәзмә-бәйгесе беренче тапкыр 2013 елда уздырылган иде. Үзе күргәзмә дә, үзе бәйге дә булган чара белән халыкның кызыксынуын күреп меценатлар аны ел саен үткәрергә булган. Шулай итеп алтынчы тапкыр без, тамашачылар хөкеменә янәдән авторлары язылмаган картиналар куелган. Һәркем үзенә ошаган картинаны сайлап, аның өчен тавыш бирә ала. Кем иң күп тавыш җыя, шул җиңүче дип табыла. Бәйге Әлмәттә оештырылса да, географиясе киңәя бара. Анда төбәк, республика рәссамнарыннан тыш Уфа, Тольятти, Ишембай, Самара осталары да катнаша. Барлыгы 30 автор эше куелган. 
– Без бәйге темасын бик җентекләп сайлыйбыз. Быелгысы да бик актуаль дип саныйм. Рәсем сәнгате ул эстетик яктан гына түгел, халык арасында агарту эше дә алып барырга тиеш. Рәссамнарга нинди дә булса тема бирелгәндә, аларга бу максатка ирешү бурычы куела, – диде картиналар галереясы директоры Роза Минабетдинова. 
Быелгы тема «Безнең заман баһадирлары» дип атала. Роза Минабетдинова искәртүенчә, әлеге баһадирлар – ир-атлар, алар Ватанны саклаучылар да, төрле һөнәр ияләре, әтиләр, уллар. Бер-берсен кабатламаган 30 картина, 30 ир-ат. Күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән сугыш каһарманнары, хезмәт ветераннары, янгын сүндерүчеләр, көтүчеләр, өч сабыен күкрәгенә кыскан ата, булачак баһадирлар, язучылар, шагыйрьләр... Политехникумның актлар залында җыелган студентлар картиналарны игътибар белән карап чыкканнан соң күңелләренә хуш килгәне өчен тавыш бирделәр. 
Тавыш бирү мәйданчыгы итеп калабызның 9 урыны сайланган. 
– Без барлык катлам кешеләрне дә күргәзмә-бәйгегә җәлеп итәргә теләдек. Мисал өчен, 2 нче лицейда укучылар, техникум белән АГНИда студентлар, сәүдә үзәгендә төрле категория кешеләр өчен уздырыла. Медсанчастьтә бөтенләй башка төрле категория кешеләр. Без биредә арт-терапияне дә максат итеп куйдык, – дип җавап бирде Роза Равиловна күчмә күргәзмә өчен мәйданчыкларны ни рәвешле сайлаулары белән кызыксынуыбызга. 
Приз фонды саллы. Ул 450 мең сум тәшкил итә. Беренче урынга чыгучы 200 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Икенче урын алучыга 150, өченчегә 100 мең сум каралган. 
9 майда, Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткәндә тавыш бирүнең соңгы көне булачак. Бәйге нәтиҗәләре 12 майда картиналар галереясында игълан ителә. 
– Сезнең тавыш бирүдә актив катнашуыгызны көтәбез. Бу рәссамнар өчен мөһим. Картиналар уңаеннан www.art-sabantuy.ru сайтында үзегезнең тәкъдимнәрегезне, теләкләрегезне яза аласыз. Үзара элемтә дә булырга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте Роза Минабетдинова әлмәтлеләргә. 
«Арт-Сабантуй» бәйгесе күчмә күргәзмәсе бүген политехникумда, 11-14 апрельдә медсанчастьта, 16-18 апрельдә «Татнефть» ААҖ башкарма аппаратында, 19-21 апрельдә драмтеатрда, 23-25 апрельдә нефть институтында, 26-28 апрельдә 2 нче лицейда, 29-30 апрель, 1-5 май «Панорама» сәүдә үзәгендә, 4-6 май музыка көллиятендә, 9 май Ленин мәйданында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса