Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә 6 җитәкче билгеләнде

2 июльдән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары итеп Светлана Владимировна ЛАПТЕВА, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы итеп Дамир Фоатович НУРУЛЛИН билгеләнде.

Мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкару Ирина Александровна ПАВЛОВСКАЯга йөкләтелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча Инна Анатольевна ПАВЛОВА «Опека» идарәсе начальнигы, Светлана Ильфиковна ХАРИСОВА «Визит» медицина детоксикация үзәге директоры вазифаларына кереште. Татарстан буенча УФСИН боерыгы нигезендә Татарстан буенча УФСИНның җинаять-башкарма инспекциясе федераль учреждениесенең Әлмәт районы буенча филиал начальнигы итеп Зөлфирә Тәлгатовна БАТЫРШИНА билгеләнде.

 

ӘМР башлыгының матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса