Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәттә 2017 елның 17 вакыйгасы

Әлмәт быел саллы вакыйгаларга бай булды. Әйдәгез, аларны бергәләп барлыйк.

«Дакар» бронзасы – әлмәтледә

«Дакар» һәм «Африка Эко-рейс-2017» раллиларында якташыбыз – «Татнефть» компаниясендә хезмәт куючы Равил Маганов та катнашты. Ул авыр узышта искиткеч чыгыш ясап, багги зачетында өченче урын яулады.

Әлмәт – стартап-башкала

Әлмәт 2017 елны стартап-башкала булып башлап җибәрде. Эшмәкәрлеккә игътибарны арттыруга һәм перспективалы проектларны ачыклауга юнәлдерелгән стартап-тур Россия һәм БДБ буенча зур чара булып санала.

Урамнарны алмагачлар бизи

Шәһәрдә «Җиңү алмагачлары» дип исемләнгән ветераннар аллеясына нигез салынды. Шәһәр пляжында да 1 гектар мәйданда җимеш бакчасы барлыкка килде. Быел шәһәрдә һәм районда, тулаем алганда, 60 меңнән артык төп агач утыртылды.

Җиңү көне үзгә

Быел 9 майны Ленин мәйданында бәйрәм иттек. Ул 5 мең урынлы трибуна каршына куелган зур экран аша турыдан-туры трансляцияләнде. «Үлемсез полк»та катнашучылар саны 13 мең кешегә җитте.

Тәүге дуатлон

Район тарихында беренче тапкыр буларак дуатлон буенча Россия һәм триатлон федерациясе кубокларына ярышлар узды. Анда илнең төрле шәһәрләреннән 200 дән артык спортчы катнашты.

Рекорд дәвам итә

Узган ел Сабантуйда 305 кг авырлыктагы бавырсак пешереп рекордлар китабына кертелгән идек. Быел май аенда велопарадтан соң 15 метрлы велобургер әзерләнде. Ә Сабантуйда трактор рәвешендә пешерелгән бавырсак 350 кг булды.

Заманча Пионерлар йорты

Югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән фәнни-техник иҗат үзәге – «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Ул Россиядәге иң зур технопарклардан санала.

Берләштеләр

18, 21 нче мәктәпләр, 41 нче балалар бакчасын берләштергән «Бир бишне!» үзәге ачылды. Үзәк инклюзив белем бирү юнәлешендә эш алып баруы белән башкалардан аерылып тора.

Яңа проект

Әлмәттә беренче тапкыр урам сәнгате буенча «Легкие крылья» фестивале узды. Анда Испания, Франция, Аргентинадан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Әлмәттән 140 ка якын артист катнашты. Бүген үзебезнең урам театры, ходулистлар – һәрбер чараның бизәге.

Шарлавыклы буаларда яңарыш

Биредәге заманча яңарышка ия уен мәйданчыгына республикада тиңнәр юк. Андагы барлык конструкцияләр махсус заказ белән Чехиядә эшләнгән. Территория 7 зонага бүленгән. Скейт парк та бар.

42 километрга йөгердек

Әлмәт агымдагы елда TATAR.RUN узышларына кушылды. Марафонда катнашучылар 3, 10, 21 һәм 42 км арага йөгерде. Анда 69 шәһәрдән 2 меңләп кеше катнашты. Әлмәтлеләр дә сынатмады.

100 не уздык!

Игенчеләр алдагы еллар белән чагыштырганда бөртеклеләрне 21 процентка артыграк җыеп алуга иреште. 121 мең тонна ашлык – Әлмәт өчен бик яхшы нәтиҗә. Авыл хуҗалыгын үстерү муниципалитетның өстенлекле юнәлешләреннән санала.

Юлламаны алыштырдык

36 ел элек «Нефтьче» Мәдәният сарае диварына киләчәк буынга язылып салынган юллама алынды. Бүгенге яшьләр күркәм традицияне дәвам итеп, үзләре дә яңа юлламалы капсула куйдылар. Ул 2047 елның 1 сентябрендә алынырга тиеш.

Театр «Алтын Битлек»тә!

Әлмәт драмтеатры сәхнәгә куйган «Кибет» әсәре «Алтын Битлек» («Золотая Маска») Россия милли театр премиясе номинанты булып танылды. Артистларыбыз «Кече формадагы спектакль», «Режиссер эше», «Иң яхшы хатын-кыз роле», «Драматуг эше» номинацияләрендә лауреат булдылар.

Поликлиникаларга чират җитте

Быел республикада беренче тапкыр старт алган амбулатор-поликлиника учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасына Әлмәт объектлары да кертелде. Аның кысаларында үзәк район шифаханәсенең 1, 2, балалар һәм 3 нче поликлиникаларга ремонт ясалды.

Заманча чаңгы базасы

Бездә модульле чаңгы базасы ачылды. 120 квадрат метр мәйдан биләгән, берьюлы 30-40 кешегә хезмәт күрсәтә алучы базада киенү-чишенү, душ, чаңгыларны саклау бүлмәләре ясалган. Ул 100 комплек чаңгы һәм кар чанасы белән дә тәэмин ителгән.

Узган елдан уздырдык

Быел шугалак тагы да текә, ул җылы көннәргә бирешми торган ясалма боздан ясалды. Үзәк чыршыны ачу тантанасына Бөек Устюгтан Россиянең төп Кыш бабае да килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса