Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләрне сайлау участокларында сюрприз көтә

Әлмәттә бүген чын мәгънәсендә бәйрәм. Сайлау участоклары ерактан ук дәртле көйләр белән үзенә җәлеп итеп тора. Әлмәт шәһәрендә 62, районда 54 сайлау участогы эшли. Мәгълүм булганча, Дәүләт Советындагы 100 депутатлык мандатын 8 сәяси партиядән һәм үз-үзләрен күрсәткән 430 кандидат дәгъвалый. Һәрбер сайлау участогында сайлау барышына күзәтчелек итүчеләр дә утыра.

Әлмәт сайлаучыларын участокларда күңелле мизгелләр каршылый. Яшел төстәге #ЛюбимыйАльметьевск#ЯвыбираюСчастье беләзекләренә ия булучыларга шәһәрдә ташламалар да каралган.

Хәтта аның белән музей, картиналар галереясына бушлай керергә була. Җәмәгать транспортында баручылар бу мөмкинлектән файдалана башлаган инде. 5 нче автобусның бер маршрутында эшләүче кондуктор әйтүенчә, тавыш бирү башланганга бер сәгать кенә узса да, инде 100 дән артык кеше беләзек күрсәтеп, бушлай йөри алган. Фотозоналар да буш тормый. Һәркем үзе өчен мөһим булган бәхет күрсәткечен тотып фотога төшә.

Һәрбер сайлау участогында «Сәламәтлек» акциясе җәлдерелгән. Кайберләрендә зурларга вакцина ясау уздырыла, икенчеләрендә стоматологлар профилактик күзәтү үткәрә. Кан басымыңны, гәүдә авырлыгының индексын да белә аласың. Мәсәлән, 792 нче сайлау участогында холестерин белән кандагы шикәрне үлчиләр, 814 нче сайлау участогында беренче тапкыр тавыш бирүче яшьләргә кан группасын ачыкларга тәкъдим итәләр.

 Тәм-том сатучылар янында да тукталалар. Әлмәтлеләрнең кәефе югары. 

- Чынлап та, сайлау көнен без бәйрәм кебек кабул итәбез. Быел да участокка иң беренчеләрдән булып килдем. Сайлаулар - ул безнең тормышыбызда мөһим вакыйга. Татарстан, Әлмәт өчен куанып яшим. Тормыш матурлана бара, үзгәрешләр бары яхшы якка гына. Алга таба да шулай дәвам итсен, халыкны кайгырту туктамасын дип тавыш бирергә килдем. Сайлаулар яхшы оештырылган. Киләчәктә дә тыныч, тату яшәргә язсын һәрбарчабызга, - диде Фәрит Насыйбуллин.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса