Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләрне проект семинарында катнашырга чакыралар

28 ноябрь көнне шәһәр халкын «Әлмәт сусаклагычына һәм Дала Зәе үзәненә якын булган территорияне рекреацион максатларда куллану буенча тәкъдимнәр җыю» проект семинарында катнашырга чакыралар.

Семинар кысаларында Дала Зәе елгасындагы Әлмәт сусаклагычы янындагы территориянең төп проблемалары һәм үсеш өстенлекләре, ландшафт-рекреация комплексын үстерү, ял  инфраструктурасы буенча тәкъдимнәр каралачак.

Чарада яңгыраган идеяләр һәм халык тәкъдимнәре алга таба проектлау өчен мөһим әһәмияткә ия булачак.

Семинар  Әлмәт сусаклагычы янындагы территориянең мастер-планын эшләүгә ачык халыкара архитектура-шәһәр төзелеше бәйгесе кысаларында узачак.

Урыны - «Үсеш территориясе» коворкинг үзәге

Башлана - 18:00 сәгатьтә

Фото:архив/"/Әлмәт таңнарвы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса