Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләрнең 400 миллион сум бурычы бар

Әлеге бурыч коммуналь һәм торак хезмәтләренә түләүдә тупланган.

Берәвенең 1 миллион сумга, икенчеләренең 600, 700 мең сумга кадәр җыелган. Аларның 30 проценты муниципаль торакта яшәүчеләр. Һәр атна саен бу уңайдан комиссия җыела. Комиссия әгъзалары бурычлыларга әлеге проблеманы хәл итүнең төрле юлларын тәкъдим итә. Мисал өчен, күпчелегенең дәүләттән субсидия алу мөмкинчелеге дә бар икән.Бары тәртибен белергә генә кирәк. Муниципаль торакны хосусыйлаштыруда да киртә юк. Коммуналь хезмәтләрне түләү күләмен счетчиклар куеп та киметергә була. Тикшерү кайберләрендә пропискада 8 әр кеше яшәвен, шул ук вакытта суга счетчиклары булмаганга норматив буенча исәпләнүләрен күрсәткән. Нормативның бер кешегә 10 кубометр булуын исәпкә алсак, бу гаиләгә су өчен генә 80 кубометр өчен түләргә кирәк. 
Комиссия атна саен бурычлыларны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакыра. Бүген дә шундый очрашу булды. Әлмәтлеләргә бурычларын реструктуризацияләү, документларын тәртипкә китерү тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса