Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләргә Ураза бәйрәмендә сюрприз ясадылар

Әлмәттә Ураза бәйрәмендә халыкка сюрприз ясадылар. Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте...

Әлмәттә Ураза бәйрәмендә халыкка сюрприз ясадылар. Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте @almet_islamтарафыннан һәм "Татнефть" компаниясе ярдәмендә шәһәр паркында оештырылган бәйрәмдә өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты. Күркәм традиция буенча бу юлы да паркка килгән һәркемне пылау, кайнар коймак, туңдырма белән сыйладылар. Быел әлмәтлеләргә сюрприз да ясалды - мәчет формасындагы 50 кг авырлыктагы бавырсакны бәйрәм ахырында халыкка тараттылар. Бәйрәмдә аукцион да уйнатылды. Кара тартма эчендә бүләк уйнатылып, аны Гүзәл һәм Рамил Шаһиевлар 5000 сумга сатып алды. Ул акчалар исә мөмкинлеге чикле Ислам Зиннуровка бирелде. Тартма эчендәге бүләк - "Татнефть" ягулык станциясенә 3000 сумлык картаны да Шаһиевлар гаиләсе Исламның әнисе Гүзәл Зиннуровага бирде.
Казаннан килгән алып баручы Марсель Әхмәдуллин, "Мәхәббәт" дуэты, Әлмәтнең "Изге" төркемнәре чыгышын, сәхнәдән балаларның догалар укуын тамашачылар алкышларга күмеп карады. Аттракционнарда күңел ачу өчен уеннарда катнашкан нәниләргә 1500 электрон билет өләшенде. "Ассоль" кафесында мөмкинлекләре чикләнгән әлмәтлеләрне бәйрәм табыны артында да кунак иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса