Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләргә БДИ үзгәрешләре турында хәбәр итәләр

2019 елның 1 февраленә кадәр 11 нче сыйныф укучыларына кайсы фәннән имтихан тапшырасын сайларга кирәк.

Имтиханнарда катнашу өчен гаризалар 11 нчы сыйныйф укучыларыннан 2019 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә. 1 февральдән соң гаризалар кабул ителми башлый һәм сайланган фәннәр  исемлеге буенча барлык үзгәрешләр катгый рәвештә тыела.

Шунысы да мөһим: математикадан база һәм профиль дәрәҗәдәге имтиханның икесе дә бер көндә үткәреләчәк. Ягъни мәктәп укучыларына икесенең берсен сайларга туры килә.

11 нче сыйныф укучылары гаризаны  үзләренең гомуми белем бирү оешмаларында бирәләр.

Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар гаризаларын яшәү урыны буенча мәгариф бүлекләренә бирә ала.

Узган елларда мәктәпне тәмамлаган укучылардан гариза моңа кадәр булган белем дәрәҗәсен  раслаучы документ, паспорт, СНИЛС (оригиналлары һәм күчерелмәләре) булган очракта гына кабул ителә.

Урта һөнәри белем бирү оешмалары укучыларының кулында  паспорт, СНИЛС һәм белем бирү оешмасының рәсми бланкында урта гомуми белем бирү программасын үзләштерү турында белешмә булырга тиеш. Белешмәдә исә учреждениенең мөһере һәм җитәкченең имзасы булырга тиеш.

Узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар гаризаларын  Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 305 нче кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсенә тапшырырга тиеш.

Мәгариф идарәсенең эш режимы: һәр көнне (шимбә һәм якшәмбедән тыш) 8.00 дән 12.00 гә һәм 13.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

Кайнар линия телефоны: 45-24-27.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса