Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр «Юл бир»әме?

29 март көнне Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Юл бир» операциясе уздырылды.

Операция махсус тавыш сигналы булган, зәңгәр төстәге маякчык белән яктыртылган һәм  төсле графика белән бизәлгән машиналарга юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән иде.

Операция барышында ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән 1 машина йөртүче ачыкланды. Машина йөртүчегә карата беркетмә төзелде, административ эш карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде. Әлеге ир-атка 500 сум күләмендәге штраф яки 1 айдан 3 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса