Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр яңа фатирлы булды [+ФОТОЛАР]

Бүген Галиев урамындагы 4, 8, 10 нчы йортлар файдалануга тапшырылды. Моннан да яхшырак бәйрәм күчтәнәче булырга мөмкинме соң! «Алсу» микрорайонындагы әлеге яңа йортлардан ачкыч алучыларның сүз бу. Аларның шатлыгы белән без дә уртаклаштык.

Республикада социаль ипотека программасы әнә шулай торакка мохтаҗларны куандыруын дәвам итә. Ел башыннан Дәүләт торак фонды тарафыннан тормышка ашырылучы программа буенча 8604 фатир сафка бастырылган. Әлмәттә 454 фатирлы 4 йорт төзелгән. Мәгълүм булганча, предприятиеләр фонд аша торак төзелешенә өлеш кертә. Агымдагы елда алардан 8 миллиард сумнан артык взнос күчерелгән. Әлеге сумманың яртысыннан күбе «Татнефть» компаниясенә туры килә. 
«Алсу» микрорайонындагы йортлардан ачкычлар нефтьчеләргә тапшырылды. Шатланырлык та. Мәсәлән, Мортазиннар гаиләсе Түбән Мактамада кечкенә генә фатирда өч балалары белән әти-әниләре янында яшәгән. Гаилә башлыгы Рамис 10 елдан артык УТНГПда технологик җиһазларны ремонтлау слесаре булып эшли. Тормыш иптәше әлегә бер яшьлек Солтан белән өйдә утыра. Алар хәзер 76 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирда яшәячәк. 
– Яңа ел алдыннан бу безнең өчен көтелмәгән бүләк булды. Ниһаять, безнең дә үз фатирыбыз. Мин «хрущевка»да үстем . Балаларга аерым иркен бүлмә булачак. Бүлмәләр зур, якты, җылы. Йорт бик уңайлы җиргә урнашкан. «Татнефть» компаниясенә, Дәүләт торак фондына ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде Мортазиннар. 
Мохтабаровлар гаиләсе дә зур рәхмәтле. 5 яшьлек Денис белән 3 яшьлек Марсель фатир ачкычы алып эчкә үтү белән ихластан шатланып, рәхәтләнеп йөгерде. Алар да әби-бабайлары белән ике бүлмәле кысан фатирда яшәгән булып чыкты. Хәзер 105 квадрат метрлы өч бүлмә. Яшьләр инде кайда нәрсә буласын планлаштырып та куйган, җиһазларны бәйрәмгә кадәр китерерләр дип өметләнәләр. Исәпләре – Яңа елны яңа фатирда каршылау. 
Янәшәдә генә балалар бакчасы эшли, ишегалдында уен мәйданчыгы да ясалган, кибетләр ерак түгел – боларның һәммәсе яшь гаиләләр өчен мөһим. Тагын да куандырганы, җылыту системасының һәр фатирның үзендә булуы. Димәк, һәркем җылылыкны кирәгенчә куллана, кабыза, сүндерә ала. Моннан тыш, кухняда ике кран куелган. Берсеннән фильтр аша чыгарылган чиста су килә. Счетчикларның күрсәткечләрен автомат рәвештә алучы системалы булуы яшәүчеләрне ай саен мәгълүматлар тапшырудан азат итә. Һәр санузелда янгын җиңсәләре урнаштырылган. 
– 2005-2017 елларда «Татнефть» хезмәткәрләре өчен 11 меңнән артык фатир төзелде. Аларның 30 проценты яшь гаиләләргә бүленә. Фатирларны җиһазлап бирү мөмкинлеге дә тудырыла. Быел 26 гаилә шундый теләк белдерде. Җиһазлар алуга 7,9 миллион сум акча җибәрелде. Дәүләт торак фондына акча күчерүдән тыш компания фатир бәясеннән чыгып 30 процентка кадәр беренчел взносны да үзе түли. Бу максатка 1,7 миллион сум тотылды, – диде «Татнефть»нең социаль ипотека буенча баш белгече Илдар Әхтәмов. 
2017 елда «Татнефть» хезмәткәрләре өчен 703 фатир төзелгән. 450,4 миллион сумлык беренчел взнос түләнгән. 2018 елда компания эшчәнлек алып барган төбәкләрдә 1040 фатир (11 күпфатирлы торак йорт) төзү планлаштырыла. 


Ирина Апачаева 
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса