Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр ун минут эчендә сәламәтлекләрен тикшерә ала [+ФОТОЛАР]

Иртәгә 1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне.

Еш кына ВИЧ-инфекцияне тәртипсезләр авыруы буларак кына кабул итәләр. Наркоманнарның аның белән авыру ихтималы бермә-бер арта, җенси партнерларын еш алыштыручыларны да бу золым читләп үтмәскә мөмкин. Әмма 21 гасырның 20 дисәсенә якынлашкан заманада бөтен дөнья белгечләре чаң суга – бүген бу авыру белән гап-гади тормыш алып барып, тәртипле генә яшәгән олы яшьтәге кешеләр дә авырый. Менә шуның өчен дә

соңгы елларда Әлмәт СПИД-үзәге халыкны бу өлкәдә тагын да мәгълүматлы итәр өчен төрле оешмаларга чыгып йөри башлаган. СПИДка каршы көрәш декадасы уңаеннан АПОПАТ оешмасы хезмәткәрләре өчен шундый лекция уздырдылар:

– Соңгы елларда ВИЧ-инфекция белән 30-50 яшьлек, халыкның эшли торган гап-гади даирәсе авырый башлады. Безнең төп максат- халыкка ВИЧ- инфекция кебек куркыныч авырулардан саклану өчен җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүмат тарату. Күпләр әлеге шаукымны кайдадыр еракта, безнең тирәдә түгелдер дип кабул итә. Әмма чынлыкта хәлләр без уйлаганнан да катлаулырак. Әлмәт районы ВИЧ-инфекция ачыклану буенча республикада икенче урында тора. Аеруча өлкән һәм эшли торган халыкны дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү мөһим, - диде Әлмәт СПИД-үзәгенең профилактика бүлеге җитәкчесе Алсу Газыймова.

Бүген Әлмәт районында 2256 кеше ВИЧ- инфекция белән авырый. 1179 кеше Әлмәт СПИД-үзәгендә исәптә тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса