Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр төзүчеләрне хөрмәтләде [+ФОТОЛАР]

Ел саен август аеның икенче якшәмбесендә илебездә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Әлмәттә төзүчеләр өчен бүген тантаналы чара оештырылды.

Бәйрәм район һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән предприятие-оешмаларның исемнәре алтын хәрефләр белән уеп язылган стела алдына чәчәкләр куюдан башланды. Тырыш хезмәтләре белән тарих битләренә кереп калган төзүчеләр бер минутлык тынлык белән искә алынды. 
“Нефтьче” Мәдәният сараенда төзүчеләрне район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков котлады. Быел шәһәргә – 65, Татарстан нефтенә - 75 ел. Чыгышларда Әлмәт каласына беренчеләрдән булып нигез салучыларга, матур мәһабәт биналар, йортлар, мәктәпләр, балалар бакчасы, шифаханәләр, мәдәният-сәнгать сарайлары, зур завод-фабрикаларын төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Фидакарьләр Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, район башкарма комитеты һәм Советының, “Татнефть” компаниясенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Тантанада һөнәри осталык бәйгесе җиңүчеләре һәм призлы урын яулаучылар да сәхнәгә чакырылды. Аларга да бүләкләр тапшырылды. Штукатурчылар арасында “СУ-57” җәмгыятеннән Любовь Абдуллина һәм Оксана Герасимова, ташчылардан “Арслан”нан Камил Атабаев һәм Ринат Нарбаев, буяучылардан шулай ук “Арслан”нан Ольга Хәкимова һәм Ләйсән Галиева, плитә җәючеләрдән Тошмурод Буриев белән Голиб Тилабов (“Арслан”), эретеп ябыштыручылар арасында “Нефтегаз”дан Руслан Зарипов җиңү яулаган иделәр. 
Үзешчәннәр һәм Татарстанның танылган артистлары төзүчеләргә иң матур чыгышларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса