Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итте [+ФОТОЛАР]

Шәһәр паркында бүген бәйрәм уңаеннан зур чара узды.

Җәйге сәхнә каршындагы мәйданчыкта паркка килүчеләрне төрледән-төрле күргәзмәләр каршы алды. Биредә кул эшләре дә, көзге уңыш та, элеккеге елларны чагылдырган тарихи экспонатлар да, милли җәүһәрләр дә бар иде. Биредә үк пионер, комсомол булган чорларны, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең яшьлекләрен дә күрергә була иде.

Сәхнә түреннән исә бәйрәмдә шәһәрнең иҗтимагый тормышына зур өлеш керткән ветераннарны хәрмәтләделәр. Аларга район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин ветераннарга чиксез рәхмәтен җиткерде һәм аларның Әлмәт үсеше өчен үзләрен аямыйча күрсәткән тырыш хезмәтләрен яшьләргә үрнәк итеп куйды.

Бәйрәмдә Татарстан Президентының котлауларын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов җиткерде. “Татнефть” компаниясе профкомы рәисе Гомәр Яруллин да ихлас теләкләрен ирештерде.

Бу көнне “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында 1 нче сыйныфка баручы балаларга букчалар да бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса