Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр тарих шаһите булды

Кичә “Каракүз” скверында урнашкан Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды.

Бу бәйрәм башкаларыннан үзәгендә тарихи чигенеш булуы белән аерылып торды. Әлмәтлеләр хозурына Каракүз турында риваятьнең сәхнәләштерелгән варианты тәкъдим ителде.  Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре булган Кыш бабай белән Кар кызы да тамашадан читтә калмады. Алар кунаклар белән җырлап, биеп, күңел ачып, балалар белән фотога да төшәргә өлгерделәр.

Бәйрәмне үз чыгышлары белән Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисткасы Гөлнара Гатина, “Казан” бию ансамбле, “Око” утлы шоу, “Үткәнгә сәяхәт” тарихи сугыш күренешләре һәм барабанчылар чыгышлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса