Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Ришат Әбүбакировны соңгы юлга озатты

Бүген Әлмәттә муниципаль районның элеккеге башлыгы, шәһәрнең мактаулы гражданины Ришат Әбүбакиров белән хушлаштылар.

61 нче яшендә аның йөрәге тибүдән туктады.  “Нефтьче” Мәдәният  сараена Ришат Фазлытдиновичны соңгы юлга озатырга  ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлар, район башкарма комитеты җитәкчесе Тимур Нагуманов, муниципаль район башлыклары, "Татнефть" компаниясе вәкилләре һәм аны белгән, бергә эшләгән хезмәттәшләре җыелды.

Алар Ришат Әбүбакиров турында истәлекләре белән уртаклашты, хезмәтенә югары бәя бирде һәм туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса