Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Хәтер мәйданына җыелды [+ФОТОЛАР]

Бүген, 15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылган көн.

Әлмәтлеләр аны, һәр елдагыча, Хәтер мәйданына җыелып, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алып билгеләп үтте. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, хәрби комиссар Ришат Сабиров, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының ТР иҗтимагый оешмасы Әлмәт бүлекчәсе рәисе Сергей Брусов чыгыш ясады. Әфган сугышында 500 дән артык әлмәтле катнаша. Бүген безнең арабызда аларның 472 есе генә исән-сау. Шулай ук 801 кеше Чечнядагы чуалышларда катнашкан. 22 гаилә үзенең газиз улларын кабаттан күрә алмаган. Арабызда булмаганнар бер минутлык тынлык һәм мылтык залплары белән искә алынды. Хәтер мәйданындагы һәйкәл кабат кызыл канәферләргә күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса