Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр кече хаҗга юллама өчен көрәштеләр

Бүген Әлмәтнең Үзәк мәчетендә Мәүлид аена багышлап, шәһәр һәм район мәчетләре командалары арасында бәйге узды.

Барлыгы 9 команда Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) тормышына кагылышлы вакыйгаларны тәкъдир итүдә, мөнәҗәтләр укуда ярышты, сорауларга җавап бирде.

Бәйгедә Бишмунча, Габдрахман, Кәләй, Нәдер, Тайсуган, Миңлебай, Әлмәттән берничә команда, шәкертләр чыгыш ясады.

Җиңүчегә бүләк саллы – кече хаҗга юллама. Аны кемнең отуын газетабызның киләсе санында укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса