Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр изге гамәлдә катнаша [+ФОТОЛАР]

2007 елдан башлап республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе уздырыла. Әлмәттә #Добрый альметьевск ирекле оешма штабы волонтерлары, җәмәгатьчелек иницативаларына һәм коммерция тибында булмаган оешмаларга теләктәшлек күрсәтү өчен төзелгән «Вертикаль» ресурс үзәге мәгариф, балалар һәм яшьләр эшләре идарәләре белән берлектә әлеге акцияне үткәрәләр.

Ресурс үзәге һәм штаб урнашкан «Союз» яшүсмерләр клубында дүрт гаиләгә укучылар өчен мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. 
Һәр баланың яңа уку елын яңа кием-салым, сумка, мәктәп кирәк-яраклары белән башлап җибәрәсе киләдер. Тамчыдан күл җыелган кебек, боларның барысын да ала башласаң, шактый сумма килеп чыга. Кайчакта бер гаиләдән өчәр һәм аннан да күбрәк баланы мәктәпкә әзерләргә туры килә. Ничек акча җиткерергә?! Баланы да аңларга була, әти-әниләрне дә. Әле ярый мәрхәмәтле кешеләр бар. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында мондый гаиләләргә күпмедер ярдәм күрсәтелә. 
Быел безнең район буенча 2 меңләп бала беренче сыйныфка укырга бара. Араларында мохтаҗлар да бар. «Союз» яшүсмерләр клубында чакырылган Полина быел 3 нче мәктәпкә беренче сыйныфка бара. Мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Ирина Павловская аңа портфель, канцелярия товарлары алырга 1 мең сумлык сертификат тапшырды. Ризвановлар гаиләсендә дә кызлары София тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Алар аз тәэмин ителегән гаилә буларак социаль яклау идарәсендә исәптә тора. Балалар һәм яшьләр эше буенча идарә начальнигы Дамир Нуруллин кызга сертификат тапшырып, аңа уңышлар, яхшы укуын теләде. 
Ә менә дүрт балалы Ногмановлар гаиләсендә берьюлы өч укучы. 
– Әле улларыма мәктәп формалары алырга өлгермәгән идек. Бик яхшы булды. Канцелярия товарлары да күп кирәк. Иганәчеләргә рәхмәт, зур ярдәм бу, – диде балаларның әниләре Рәдифә Ногманова. 
«Бирлик» азәрбайҗан диаспорасы, һәрвакыттагыча, хәйриячеләр арасында. Фикрәт Бакиров Ислам һәм Нияз Ногмановларны мәктәп формалары белән шатландырды. Быел алар 32 балага шундый костюм-чалбар тапшыралар. Шәһәрнең әтиләр советы исә малайларны мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар белән сөендерде. Россгосстрах иминият компаниясе бәхетсезлек очракларыннан иминиятләү турындагы сертификатлар бирде. Шөкер, киң күңеллеләр күп. «Настоящий» сәламәтлек үзәге шулай ук ярдәм кулы сузды. Алар 16 нчы мәктәп укучысы Ангелинага рюкзак, сертификат бүләк иттеләр. 
Тәүге тапкыр мәктәпкә баручыларга гына түгел, 2 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныф укучыларына да ярдәм бар. Аларга да канцелярия әйберләре алу өчен сертификатлар, портфельләр тапшырыла. 
Сәүдә предприятиеләре дә өлешләрен кертә. Сатучылар рюкзак-букчаларга канцелярия товарларын Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җибәрелгән исемлек буенча сайлап тутыруларын әйттеләр. 
– Безнең #Добрый альметьевск волонтерлар штабы социаль яклау идарәсе белән элемтәдә торып эшли, алар ярдәмгә мохтаҗ укучылар исемлеген бирде. Әлмәтлеләрне әлеге изге гамәлдән читтә калмаска чакырабыз. Балалар теләсә нинди ярдәмгә шат булачак, – диде УДДМның яшьләр белән эшләүче белгече Юлия Сергеева. 
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе 31 августка кадәр дәвам итә. Игелек кылырга теләүчеләр кызыксындырган сораулары белән #ДобрыйАльметьевск штабына мөрәҗәгать итә ала. Штаб Шевченко урамындагы 42 а йортта «Союз» яшүсмерләр клубында урнашкан. Ул эш көннәрендә 8 дән 17 сәгатькә кадәр эшли. Телефон: 89178996728. Шулай ук 45-24-67 телефоны буенча мәгариф идарәсенә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса