Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр җитәкчелеккә моң-зарларын җиткерделәр [+ФОТОЛАР]

Бүген Яшьләр үзәгендә әлмәтлеләр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев, торак-коммуналь хуҗалык департаменты, коммуналь хуҗалык, идарәче компанияләр җитәкчелеге белән очрашты.

Дөрес, очрашуга халык күп килмәгән иде. Килгәннәре йортларында булган проблемаларны күтәреп чыкты. Күпләрне йортларына капиталь ремонт булмау борчый иде. Мисал өчен, Тынычлык урамындагы 3 нче йортта кырыйдагы подъездларда стеналар юеш, электрүткәргечләр куркыныч торышта икән. Кыш көне фатирларда нык салкын. Электр энергиясенә ОДНның күплегеннән дә зарландылар. Төзүчеләр проспектындагы 37, Тукай проспектындагы 47 нче йортларда яшәүчеләр дә капиталь ремонт көтүләрен җиткерде. Шулай ук лифт, домофон, идарәче компанияләрнең яшәүчеләр белән ачыктан-ачык булмавы турындагы сораулар җиткерелде. Ленар Вәлиев аларга җавап кайтарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса