Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр - иң яхшылар

Әлмәтнең юл-патруль службасы экипажы иң яхшысы дип табылды. Автоинспекторлар Константин Юдин һәм Александр Бояров составындагы экипаж Әлмәттә иң яхшылар булып танылды. Һәркайсы дәүләт автоинспекциясендә өчәр ел хезмәт итә.

Шул дәвердә алар 9 җинаятьне ачтылар һәм 1608 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыкладылар.
Шушы күрсәткечләр аларга «Беренче категорияле эчке эшләр бүлегенең иң яхшы ДПС экипажы» дигән номинациядә җиңү китерде. Ике офицер да күчмә вымпел һәм акчалата бүләккә лаек булды. Бүләкләрне аларга отставкадагы милиция полковнигы, ТР ЮХИДИ идарәсенең ветераннар советы рәисе Иван Гафуров тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса