Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр «Халык контроле» эшчәнлеге системасында чиновниклар эшчәнлеген уңай бәяли

Әлмәтлеләр «Халык контроле» эшчәнлегенә уңай карашта.

Шуның белән бәйле рәвештә Әлмәт муниципаль районы Татарстанның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасында халык бәяләве буенча элеккечә үк алдынгылар сафында бара. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетындагы видеобрифинг вакытында да билгеләп үтелде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, шулай ук ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.

Отчет чорында «Халык контроле»нә республикада яшәүчеләрдән 4510 заявка кергән. Аларны 99804 кеше хуплаган һәм 36511 кеше үз аңлатмасын өстәгән. Барлык заявкаларның 49 проценты уңай хәл ителеш тапкан.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы башлыгы хәбәр итүенә караганда, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы эшчәнлегендә кайбер үзгәрешләр дә булган. Атап әйткәндә, әлеге системада заявкаларны тикшерү вакыты 30 көннән 10 көнгә кадәр кыскартылган, ә торак-коммуналь хуҗалык тармагына кагылышлылары хәзер өч көн эчендә каралырга тиеш. Моннан тыш, заявка буенча тикшерү срогын берничә тапкыр озайту мөмкинлегенә дә чикләү кертелгән. Татарстанның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы кураторы итеп Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская билгеләнгән.

Роман Шәйхетдинов шулай ук хәзер федераль дәрәҗәдәге «Халык контроле» системасы кертелүе турында да сөйләде.

Ландыш Сибгатуллина

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса