Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр өч алтын, өч көмеш һәм ике бронза медаль иясе булды

15 һәм 16 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 24 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.

Нефтьчеләр каласы данын  бу ярышларда Әлмәтнең Олимпия резервы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 9 спортчы яклады. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә  яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, якташларыбыз  3 алтын, 3 көмеш һәм 2 бронза медальгә ия булдылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Максим Хәйретдинов (63 кг), Ришат Закиров (67 кг) һәм Сергей Надежин  (97 кг) алды. Икенче урынны Әлмәткә Рамазан Гаджиев (72 кг), Руслан Илалетдинов (77 кг) һәм Азимджон Давронов (60 кг) алып кайтты. Өченче урынга исә Адель Сираҗетдинов  (55 кг) һәм  Владислав Мамбетов  (63 кг) ия булды.

Спортчылар тренерлары Э. Гаджиев, Э. Джанвелян, Д. Корнилов  һәм Т. Зәйнуллин җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса