Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр - «Безнен заман» җиңүчеләре!

16 ноябрьдә Казанда «Наше время-Безнен заман» VII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең гала — концерты булып узды.

Быел фестивальдә республиканың 174 оешма-предприятиесе һәм учреждениеләреннән 970 кеше катнашты. Финалга бары 81 оешмадан 750 кеше чыкты. 
Фестивальдә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге эшләүче яшьләр — индивидуаль башкаручылар да, иҗат коллективлары көч сынашты. 
Бәйге «Музыка», «Хореография», «Минута славы» һәм «Визит карточкасы» номинацияләре буенча узды.

Суперфинал нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны «Татнефть» ААҖ төбәкара профсоюз оешмасы яулады. Моннан тыш, призлы урын алучылар арасында да әлмәтлеләр байтак.

Чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса