Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлеләр Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте

Бүген Әлмәттә Җиңү көненә багышланган чаралар узды.

Тантаналы бәйрәм чарасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты. 

Тантаналы марш астында укучылар, студентлар, хәрбиләр колонналары узганнан соң, сәхнәләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.

Гагарин урамы да гөрләде. Биредә махсус фотозоналар, концерт  мәйданчыклары һәм кыр кухнялары эшләде.

"Юбилейный" Спорт сарае каршындагы мәйданда исә хәрби техника тезелгән иде. Араларында хәтта танк та бар иде!

"Үлемсез полк" акциясе дә үзенә меңнән артык кешене җыйды. 

Бәйрәм республиканың танылган артистлары катнашындагы  концерт  һәм 22 сәгатьтә  бәйрәм салюты белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса