Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтлегә 104 яшь тулды [+ФОТОЛАР]

Тыл хезмәтчәне Хәдия Вәлиуллина бүген котлаулар кабул итте. Кичә аңа 104 яшь тулды. Сарман районының Мортыштамак авылында туган Хәдия Шәрифулла кызы бүген энесенең кызында яши.

Сугыш аны тол калдыра. Ирен 1941 елда фронтка алалар һәм ул шул китүеннән хәбәрсез югала. Хәдия апа колхозда эшли. Бу елларның авырлыгын әле дә хәтерли ул. Бүгенге тормышны оҗмах ди тыл хезмәтчәне. 
Аны туган көне белән котларга социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова, ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, 17 нче ТОС мөдире Татьяна Лахмытко һәм башкалар килгән иде. 65 нче балалар бакчасының чыгарылышлары тыл хезмәтчәненә бик матур концерт һәм бүләк әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса