Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтле 105 яшендә дә бәетләр сөйли [+ФОТОЛАР]

Бүген районның иң өлкәне саналган Зәригә әби Шәйдуллинага 105 яшь тулды.

Тыл һәм хезмәт ветераны Зәригә әби һаман да шул килеш: ап-ак яулыгын бөркәнгән, урыны түрдә, биш баласы янәшәсендә. Балалары дигәннән, бүген иң өлкәне саналган кызына 84, икенчесенә 81, Рәзинә апага 72 яшь. 
– Без сеңлем Рәисә белән сугышка кадәр туганбыз, Рәзинә, Расих, Әлфия сугыштан соңгы балалар, – диде Җәүһәрия апа. – Әнинең күргәннәре аның. Әти сугышка киткәндә дүрт бала белән кала. Фаҗигале рәвештә ике үсмер баласы һәлак була, алны-ялны белми көн-төн эшли. Ничек булса да, безне аякка бастырды, үзе кебек тырыш, хезмәтне сөяргә өйрәтеп тәрбияләде. Әни энебез белән яши. Киленебез дә, Расих та бик яхшылар. Әнине күтәреп кенә йөртәләр, нык тәрбиялиләр. Шуңа күрә әниебез шушы яшькә кадәр җитте, – Җәүһәрия апаның бу сүзләренә башка кызлары да кушылды. 
Расих абый исә башка фикердә. Әниләренең озак яшәү серен ул аның хәрәкәтчән булуында, кешеләргә гел изгелек кылуында күрә. 
– Без бергә 40 ел торабыз инде. Әле тагын әни белән яшәргә насыйп итсен. Әни биш вакыт намазын бер дә калдырмады. 90 яшендә авылда яшәүче апабыз янына кайтып аңа бәрәңге дә алыша иде әле. Зиһене әле дә әйбәт. Бәетләр, шигырьләр сөйли, коръән аятьләрен белә, – диде ул. 
Һәр елдагыча, туган көнен зурлап, җыелышып билгеләп үтәләр Зәригә әбинең. Быелда кунаклар күп җыелды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, муниципалитетның бүләкләрен тапшырды. Социаль яклау идарәсе, ветераннар советы, Түбән Мактама һәм Нәдер авыл җирлекләреннән дә тәбрик итәргә килгәннәр. 105 яшьлек әбибебезне чәчәкләргә күмделәр. Ул моңа бик тә лаек. 
– Шөкер, бөтен нәрсә җитеш. Һәркемгә хәерле гомерләр насыйп итсен. Иң кирәге –җан тынычлыгы, шул ташламасын. Бәхетле, тәүфыйклы булып яшәгез. Йөргән юлларыгыз уң булсын. Юкка-барга тавыш чыгармыйча матур итеп гомер итегез, – диде Зәригә әби үзе дә котлауларга каршы теләкләрен җиткереп. Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса