Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәткә стартап тур килде [+ФОТОЛАР]

Узган ел "Сколково" технопаркы проектында катнашып һәм иң күп тавыш җыеп, Әлмәт 2017 ел дәвамында "Стартап-башкалалар" исемен йөртүгә хокук яулаган иде.

Инновацион технологияләр үсешенә йөз тоткан нефтьчеләр башкаласы өчен бу җиңү бик мөһим булды. Стартап тур быел Россиянең һәм СНГның 14 шәһәрендә үтәчәк. Бүген ул Әлмәткә дә килеп җитте. Мондый турның биредә беренче тапкыр уздырылуы. Киңкүләмле чара ике көн дәвам итәчәк. Әлмәт дәүләт нефть институтының Риза Фәхретдин урамында урнашкан бинасының актлар залында бүген аяк атлар да урын юк иде. Чөнки үз эшен ачкан яки бу хакта хыялланган бар кешегә дә чарада катнашу мөмкинлеге тудырылган иде.
Очрашуны район башлыгы Айрат Хәйруллин ачып җибәрде. Ул Әлмәтнең стартап шәһәр исеменә лаек булуга шат булуны белдерде.
- Әлбәттә, бу безнең өчен аванс. Без әле юл башында торабыз. Әмма инновация ул зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә калаларда да булырга тиеш. Әлмәт студентлар шәһәре дә. Ә студентлык ул яңалыкларны күтәреп ала, яңа идеяләр белән чыга торган чор. Бюүгенге чарага әзерләнгәндә бераз дулкынланган идек. Юкка булган. Стартап турда теркәлгән 400 ләп кешенең 200 гә якыны Татарстаннан читтә яшәүчеләр - Башкортостан, Чабаксар һәм башка шәһәрләрдән килүчеләр. Алар сайлап алу турына эләгү өчен үзләренең проектларын тәкъдирләргә килгәннәр, - диде район башлыгы.
Ул шулай ук Әлмәттә алып барылган эшчәнлеккә дә тукталды. "Эшмәкәрлеккә мәктәп партасыннан ук өйрәтергә кирәк" - бу фикер районда тормышка ашырыла башланды. 5 меңләп укучы эшмәкәрлек курслары үтте. Тиздән шәһәрдә балалар технопаркы ачылачак. Талантлы балалар күп әлмәттә. Стартап тур вакытында конкурста каралачак 30 проектның дүртесе әлмәтлеләрнеке.
Бүгенге чарага ТР Премьер министры-урынбасары Васыйл Шәйхразыев та килгән иде. Ул стартап турның республика өчен файдасы булуына ышанычын белдерде, республикада көчле ресурс үзәкләренең үсшетә булуын җиткерде һәм алда торган бурычларны бәян итте.
Рәсми ачылышта "Татнефть" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов, "Сколково" фонды президенты советнигы Пекка Вильякайнен һәм башкалар да чыгыш ясады.
Стартап турның беренче көне белем бирү программасына багышланган иде. Пекка Вильякайнен эшмәкәрлектә уңышка ирешү буенча киңәшләре белән дә уртаклашты. Бу хакта газетабызның киләсе саныннан укый аласыз. Иртәгә проектлар тыңланачак, өч юнәлеш буенча бәйге, троллинг-сессия уздырыла. Азактан бүләкләү тантанасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса